news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородның “Мәдинә” нәшрият йорты җирле иҗатчыларның китапларын нәшер итә

Якын араларда татар телендәге 5 яңа басма китап сөючеләргә барып ирешер дип көтелә

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Түбән Новгородның “Мәдинә” нәшрият йорты тарафыннан татар телендә китаплар дөнья күрәчәк. Алар — өлкәдә яшәп иҗат итүче милләттәшләребезнең иҗат җимешләрен туплаган басмалар.
Әйтергә кирәк, нәшрият тарафыннан ел саен татар телендә 10га якын китап нәшер ителә. Быелгылары арасында җирле иҗатчы Зәкия Хәбибуллина, шагыйрә Роза Юнисова, шулай ук Йолдыз Алимова, Әхмәт Закировның хезмәтләре бар. Якын араларда алар укучыларын да табар, дип белдерә Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләре сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot