news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородның Мәдәнә авылында Татар әдәбияты көне ачыла

Түбән Новгородның Мәдәнә авылында Татар әдәбияты көне ачыла

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). 28 апрельдә Түбән Новгород өлкәсе Мәдәнә авылында өлкә татарларының милли-мәдәни мохтәрияте Шурасы һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәте якташлары, галим һәм мәгърифәтче Габделгалләм Фәезхановның тууына 155 ел тулу уңаеннан татар әдәбияты көнен үткәрә.

Әлеге чарага Мәскәүдән, Казаннан һәм Түбән Новгородтан галимнәр, тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр, җәмәгать, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, өлкәнең татар мәктәпләре директорлары һәм ана теле укытучылары, шулай ук мәдәният учреждениеләре һәм район җитәкчеләре чакырыла. Алар каршында шушы төбәктән чыккан тарихчылар, язучылар, шагыйрьләр һәм җырчылар чыгыш ясаячак. Шулай итеп, бу татар әдәбияты бәйрәме белән Түбән Новгород өлкәсендә Казанның 1000 еллыгына багышланган Татар мәдәнияте көннәре башланып китә.

Мәдәният көннәре программасы буенча май-июнь айларында Түбән Новгородта яшь талантларның Идел буе фестивале һәм “Фәезханов укулары”н үткәрү, анда җиңеп чыгучыларны бүләкләү, татар китаплары, милли өс һәм аяк киемнәре, шулай ук бизәнү әйберләре күргәзмәләрен үз эченә алган Татар китабы атналыгын үткәрү дә каралган. Ә өлкәнең төбәкне өйрәнү музеенда “Түбән Новгород татарларының тормыш-көнкүреше һәм әхлагы” темасына зур күргәзмә үзенең экспозицияләрен ачып җибәрәчәк.

Казанның 1000 еллыгына багышланган Татар мәдәнияте көннәре Түбән Новгородта 2 июльдә үтәчәк Федераль Сабантуй бәйрәме белән тәмамланачак.

Бу чаралар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиллеге, Түбән Новгород өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте, өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте, шулай ук Түбән Новгород өлкәсе һәм шәһәре хакимиятләре ярдәме белән оештырылып үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot