news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородның «Ак калфак» кызлары Татарстанның 100 еллыгына сөлге чиккән

Төрле шәһәрләрдә чигелгән сөлгеләр эленгән колга Татарстанның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы Татарстан Республикасының 100 еллыгына бүләк әзерләгән. Ул — милли бизәкләр чигелгән сөлге. «Ак калфак» активистлары сөлгеләрдә үз шәһәрләренең исемнәрен дә чиккән. Бу турыда Түбән Новгород милли-мәдәни берләшмәләре сайтында хәбәр ителә.

Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасыннан сөлгене автономия активисты, Спас районы хакимиятенең мәдәният бүлеге хезмәткәре, «Арт-Септима» вокал студиясе җитәкчесе, халык традицияләрен саклаучы Гүзәлия Зиннәтулина әзерләгән.

Төрле шәһәрләрдә чигелгән сөлгеләрне бер колгага эләчәкләр. Бу колганы Татарстанның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә тәкъдим итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot