news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородның "Ак калфак" хатын-кызлары Ислам институтында ифтарга кыстыбый пешергән

Татар хатын-кызлары кыстыбый пешерергә өйрәтә торган остаханә оештырган, аннан соң кайнар кыстыбыйлар белән ифтарда катнашучыларны сыйлаган.

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ"). 22 июньдә Түбән Новгород шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлары кыстыбый пешерү буенча мастер-класс үткәрде, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте. Кайнар кыстыбыйларны аннан соң ифтар табынына куйганнар.

Аш-су дәресе шәһәрнең Хөсәен Фәезханов исемендәге Ислам институтында оештырылган. Татар халкының яраткан ризыкларыннан берсе булган кыстыбыйны пешерү осталыгына өйрәнергә яшь кызлар гына түгел, өлкән яшьтәге ханымнар да килгән. Бу кичтә өлкәнең Татар милли-мәдәни мохтарияте белән Диния нәзарәте ифтар ашы уздырган. Шулай итеп, Рамазан аенда авыз ачуда катнашкан 70ләп кешене, шул исәптән татар мохтарияте башкарма директоры Рамил Салихҗанов, Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, "Тәүбә" Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Бәюсовны да кыстыбый белән дә сыйлаганнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot