news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород журналистын үтерүдә шикләнелгән ир-атны тотканнар

Тикшерүчеләр журналистның үлеме аның профессиональ эшчәнлеге белән бәйле түгел, дип саный.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”). "Түбән Новгород" телерадиокомпаниясе хезмәткәре Денис Суворовны үтергән дип шикләнгән ир-атны кулга алып, 23 сентябрьгә кадәр сак астында калдырдылар. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

“Тикшерүче үтенече канәгатьләндерелгән. Гаепләнүче зат 23 сентябрьгә кадәр кулга алынган. Ул үз гаебен таныган”, - дип әйткән Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе вәкиле.

  • "Түбән Новгород" телерадиокомпаниясенең 27 яшьлек хезмәткәре Денис Суворовны 22 июль төнендә дусларыннан чыгып, өенә кайтып барганда үтергәннәр иде. Россия Тикшерү комитеты РФ Җинаять Кодексының “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

9 августта үтерүдә шикләнелгән 28 яшьлек ир-ат тоткарланган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 22 июльдә ул журналистның башына кирпеч белән бер сәбәпсез суккан, аннары җинаять урыныннан качкан.

Тикшерүчеләр журналистның үлеме аның профессиональ эшчәнлеге белән бәйле түгел, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100