news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород яшьләре өлкә фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим иткән

Татар яшьләре өлкә җитәкчесен чәкчәк белән сыйлаган

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Новгород татар яшьләре 1 сентябрь көнне үткәрелгән  "Высота" өлкә фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим иткән. Бу хакта җирле милли-мәдәни берләшмәләр сайты хәбәр итә.  
  • Фестиваль 30 дан артык мәдәният вәкилен берләштергән. Чарада барлыгы 5 меңнән артык кеше катнашкан. 
Фестиваль кысаларында, Александр бакчасы мәйданында милли берләшмәләр зонасы оештырылган. Анда татар милли эшләнмәләре күргәзмәсе белән дә танышырга мөмкин булган. Кунакларга китаплар, кием-салым, савыт-саба тәкъдим ителгән. Шулай ук биредә татар милли ризыгы- чәчкәктән авыз итәргә мөмкин булган. 
 
Милләттәшләребез өлкә губернатор вазыйфасын вакытлыча башкаручы Глеб Никитинны әлеге милли ризык белән каршы алган. Өлкә башлыгы да сыйны югары бәяләгән. 
 
Валерий Чкалов һәйкәле янындагы мәйданда зур концерт күрсәтелгән. Анда "Туган як моңнары" ансамбле солистлары Динара Хәлилова һәм Венера Җафәрова катнашып, "Озын булсын гомерләр" җырын башкарган. 
 
"Высота" кебек фестивальдә мин беренче генә катнашуым. Иң ошаганы - үз милләтемне тәкъдим итү булды. Безнең күргәзмә янына килүчеләрне горурланып, үз телеңдә сәламлисең. Алар безнең тәм-томнардан авыз итә, калфакларны, түбәтәйләрне киеп карый, китап-журналларны актара. Мондый зур чарада милләтебез белән таныштыруыма мин бик шат", - дип сөйләгән Динара Сихамова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100