Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгород татарлары яшьләрнең лидерлык мәктәбе эшен сентябрьдән дәвам итәчәк
Түбән Новгород өлкәсендә быел ачылган "Татар яшьләре лидерлык мәктәбе"нең беренче чыгарылышы көтелә.
(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте быел беренче тапкыр оештырган “Татар яшьләренең лидерлык мәктәбе”ндә уку елы тәмамланды. "Лидерлык мәктәбе" эшчәнлеге туктап калмаячак, сентябрьдән дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татар милли-мәдәни мохтарияте.
Әлеге проект кысаларында, атна саен диярлек татар яшьләре янына төбәкнең күренекле, абруйлы кешеләре очрашуга килде, үзләренең хезмәт юлы турында сөйләп, уңышка ирешү серләре белән уртаклашты. Әйтик, соңгы дәрестә шәхси автотранспорт предприятиесе тоткан эшкуар, өлкәдә дәрәҗәле меценат Рамил Абдуллин катнашты.
"Лидерлык мәктәбе"ндә курслар узган яшьләргә уку турында сертификатлар да тапшырылачак. Киләсе уку елында "укытучы" буларак, “Татнефть”, “ЛУКОЙЛ”, “Нижфарма” һәм башка компанияләрнең, дәүләт оешмаларының җитәкчеләрен чакырырга ниятлиләр. Шулай ук яшьләрне предприятиеләргә алып барып, күчмә семинарлар үткәрергә, файдалы экскурсияләр оештырырга да планлаштыралар. “Лидерлык мәктәбе"ндә укырга 16-35 яшькәчә татар яшьләрен кабул итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз