news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород татарлары Толерантлык көнен милли уеннар, баллы чәк-чәк белән бәйрәм итә

Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте бүген "Татар мәдәнияте көне" үткәрә.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте бүген "Татар мәдәнияте көне" үткәрә. Халыкара толерантлык көненә багышланган бәйрәм Түбән Новгород шәһәренең Сормово районында П.Мельников-Печерский исемендәге китапханәдә оештырыла, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара толерантлык көне дөньяда 1996 елдан ноябрь аенда билгеләп үтелә.

Татар мәдәнияте көне кунакларын бәйрәм программасы көтә. Биредә Түбән Новгород татарларының тарихы, традицияләре, милли кием-салым үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. Милли уеннарда катнашу, баллы чәк-чәк белән сыйлану мөмкинлеге дә була. Татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100