news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород татарлары төрле милләт вәкилләрен җирле гыйбадәт йортлары белән таныштыра

Җирле милли-мәдәни автономия икенче тапкыр "Түбән Новгород шундый төрле" дип исемләнгән эскурсия оештыра.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). 26 гыйнвар көнне Түбән Новгород татарларының милли-мәдәни автономиясе төрле милләт вәкилләре өчен каланың гыйбадәт йортлары буенча экскурсия оештырачак. Бу хакта автономиянең матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
"Түбән Новгород шундый төрле" дип исемләнгән эскурсия быел икенче тапкыр уздырыла. 
 
Гыйбадәтханәләр, мәчетләр белән танышу "Тәүбә" мәчетеннән башланачак. Шуннан соң экскурсиягә килүчеләр автобус белән Александр Невский Соборы, Рожденственская урамы, Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете белән таныша алачак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot