news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород татарлары «НижгарФорум» яшьләр фестивален уздырырга җыена

Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты утырышында пандемия шартларында чаралар уздыру турында фикер алышканнар.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»).18 августта Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясендә киңәшмәдә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ел саен үткәрелә торган өлкә халык иҗаты фестивале һәм II «НижгарФорум» яшьләр фестивале үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайтында хәбәр ителә.

Автономия советы рәисе катнашында эшлекле киңәшмә агымдагы елның соңгы ике кварталы планнары турында фикер алыштылар. Пандемия нәтиҗәсендә килеп чыккан кайбер мәсьәләләрне, аерым алганда, карантин шартларында автономия эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.

Киңәшмәдә «Нижегородские татары. Нижгар татарлары» журналының чираттагы саны хакында сүз барды. Ул фестиваль Гала-концертына чыгып җитәргә тиеш.

Шулай ук якын арада татар милли-мәдәни автономиясенең 2020 елның март аенда ук планлаштырылган Советын үткәрү турында карар кабул ителде, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100