news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород татарлары "Әниемнең җылы кочагы" кичәсендә калфак чигәргә өйрәнәчәк

Чарага заманча һәм матур татар образында киенеп килүчегә оештыручылар бүләкләр вәгъдә итә.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Түбән Новгородта уздырылачак "Әниемнең җылы кочагы" әдәби-музыкаль кичәсендә катнашучылар калфак чигәргә өйрәнәчәк. Бу хакта Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни оешмалары сайты яза.
 
Чара 21 апрель көнне Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни автономиясе каршындагы "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы тарафыннан үткәрелә.
 
Кичәдә катнашу өчен өс киемендә милли бизәк булу шарт. Ә иң заманча һәм матур татар образында киенеп килүчегә оештыручылар бүләкләр вәгъдә итә. 
 
"Әниемнең җылы кочагы" программасы барышында милли ризыклар, Тәнзилә Смелова һәм Рәисә Якупова картиналары күргәзмәләре һ.б. эшләячәк. 
 
Кичәнең төп өлешендә Түбән Новгород татарларының иң танылган ун хатын-кызы белән танышу планлаштырыла. Шулай ук музыкаль номерлар, милли бизәкләр белән эшләнелгән мөселман хатын-кызлары киемнәрен күрсәтү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100