news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород татарлары “Минем шәҗәрәм” һәм “Минем авылым” иҗади бәйгеләре игълан итте

Иң яхшы иҗади эшләр татар милли-мәдәни мохтариятенең рәсми сайтында, “Нижгар татарлары” журналында һәм “Туган як” газетасында басылып чыгачак.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте, төбәкнең “Туган як” татар газетасы һәм “Сельские вести” (“Авылым хәбәрләре”) газетасы редакцияләре белән берлектә, өченче тапкыр “Минем шәҗәрәм” һәм “Минем авылым” исемле иҗади бәйгеләр игълан итте.

Әлеге бәйгеләр өлкәдә “Минем Ватаным” мәдәни-агарту чарасы кысаларында оештырыла. Бәйгедә катнашучыларга үз гаиләләренең шәҗәрәсе һәм үз авыллары турында кызыклы язмалар әзерләргә тәкъдим ителә.

Бәйгегә эшләрне редакцияләр 20 апрельгә кадәр кабул итәчәк. Иң яхшы иҗади эшләр татар милли-мәдәни мохтариятенең рәсми сайтында, “Нижгар татарлары” журналында һәм “Туган як” газетасында басылып чыгачак.

“Минем Ватаным” бәйрәменең бәйгеләренә нәтиҗә быел 19 майда өлкәнең Уразавыл авылы Мәдәният йортында ясалачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot