news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород татарлары милләтара дуслык концерты уздыра

Бәйрәмдә татар, рус, украин, яһүд, дагыстан, әзербайҗан, кыргыз, таҗик, әрмән, чуаш һәм башка бик күп халыкларның иҗат коллективлары катнашачак.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”) 2 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте IV “Дуслык күпере” дип исемләнгән милләтара фестиваль уздыра. Өлкә күләмендәге фестиваль Түбән Новгород шәһәренең Тимерюлчылар Мәдәният сараенда үтәчәк. Бу хакта “Түбән Новгород” телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Фестиваль программасында Россия халыкларының милли җырлары һәм биюләреннән торган зур концерт тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмдә татар, рус, украин, яһүд, дагыстан, әзербайҗан, кыргыз, таҗик, әрмән, чуаш һәм башка бик күп халыкларның иҗат коллективлары катнашачак.

Моннан тыш милли декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе һәм милли тәм-томнар ярминкәсе дә оештырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100