Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород татарлары өлкәдә "Ел кешесе″ исемен билгеләде
Харис Камалетдинов Түбән Новгород өлкәсендә татар телендә FM дулкынының 91,4 ешлыгында хәбәри-музыкаль радио эфирын булдырган.
(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсе татар иҗтимагый оешма вәкилләренең тәкъдимнәрен исәпкә алып, "Туган як" газетасы ачыклаганча, "Ел кешесе-2018" исеменә Харис Камалетдинов лаеклы дип табылган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
“Ана телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне һәм хак динебезне саклап үстерүдә яңа мөмкинлекләр ачкан “Татар радиосы”н Нижгар төбәгенә китергәне өчен, “Туган як” газетасы гамәлгә куйган “Ел кешесе-2018” исеме Харис Камалетдиновка бирелде», — ди "Туган як" редакторы Олег Әндәрҗанов.
"Эшмәкәр Харис Камалетдинов моннан берничә ел элек барлык Сергач төбәге татарларын күңелле шаккатырып, татар телендә тагын бер массакүләм информация чыганагы – FM дулкынының 91,4 ешлыгында хәбәри-музыкаль радио эфирын булдырган һәм аның турында ишетмәгән, аны тыңламаган татар бүген Нижгар өлкәсендә юктыр", диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз