news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород татарлары гаиләдә сакланган гореф-гадәтләргә багышланган проект башлый

«Нигеземә кайтып барам» бәйгесенә өлкәдә яшәүче мәктәп балаларыннан иҗади эшләр һәм видеоязмалар кабул ителә.

Түбән Новгород татарлары гаиләдә сакланган гореф-гадәтләргә багышланган проект башлый
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты өченче тапкыр «Нигеземә кайтып барам» проектын оештыра. Бәйгедә өлкәдә яшәүче татарлар җыелып яшәгән районнардагы мәктәп укучылары катнаша ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә автономиянең офис-менеджеры Динара Хәлилова сөйләде.

«Проект Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: татар халык әкиятләре, Сабантуй мизгелләре, туган авылым, Түбән Новгородның 80 еллыгы һәм Татарстанның 100 еллыгы. Бәйгедә катнашу өчен гаиләдәге кыйммәтләр һәм гореф-гадәтләр, буыннан-буынга күчкән мирас, нәсел буыннары турында хикәяләр, кул эшләре, видеоязмалар кабул ителә», — диде ул.

Динара Хәлилова әйтүенчә, иҗади яктан чикләү булмаячак. «Традицияләр һәр гаиләдә саклана. Гаҗәп, җирле татарлар тарафыннан үз гаилә тарихын яктыртырга теләүче яшьләребез бар. Рәсем ясау гына түгел, шигырь сөйләүчеләр, биючеләр дә бар. Моннан тыш, узган елларда татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй тарихы турында да без белмәгән мәгълүмат җиткерүчеләр булды. Темалар бер-берсе белән тиңдәш», — диде ул.

Конкурсның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең исеме автономия сайтында, социаль челтәрләрдә, «Түбән Новгород татарлары» журналының махсус чыгарылышында һәм «Туган як» газетасында яктыртылачак. Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән киләсе елда узачак концертта тәбрикләячәкләр.

Конкурста катнашу өчен эшләрне (фамилия, исем, атасының исеме, яшь, телефон, торак пунктны күрсәтеп) оештыру комитетының rnkatno@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100