news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород татарлары өченче тапкыр "Җәйге очрашулар" фестивален уздырган

Фестиваль кысаларында татар милли эшләнмәләреннән, камыр ризыкларыннан, кулланма сәнгать әйберләреннән күргәзмә һәм сату оештырылган.

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Петрякс авылында  “Җәйге очрашулар” III ачык өлкә татар халык иҗаты фестивале узган. Анда өлкәнең Пильнә, Спас, Сеченово, Сергач районнарыннан һәм авылларыннан милләттәшләр катнашкан. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләре сайты яза.  
 
 
Фестиваль кысаларында, татар милли эшләнмәләреннән, камыр ризыкларыннан, кулланма сәнгать әйберләреннән күргәзмә  һәм сату оештырылган. Тамашачыларга концерт программасы тәкъдим ителгән.
 
 
Чарада катнашучыларны җирле милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рамил Салихҗанов истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot