news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгород татар яшьләренең "Лидерлык мәктәбе"ндә табибә Сания Сорокина дәрес бирәчәк
Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте "Лидерлык мәктәбе"ндә татар яшьләреннән уңышлы шәхесләр тәрбияләү максатын куя.
Скопировать ссылку
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Түбән Новгородның татар яшьләре бүген сәламәтлек турында лекция тыңлаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Түбән Новгород өлкәсенең Татар төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары Илдус Абдуллин хәбәр итте.
“Безнең максат – яшьләргә тормышта зур үрләргә ирешергә кирәклеген аңлату һәм ярдәм итү. Алар татар халкы вәкилләре арасыннан бай, дәрәҗәле кешеләр чыга алуын аңларга тиеш. Без аларга уңыш тәҗрибәсен бирәбез. Уңыш – ул нәрсә, дигән сорауга без – сәламәтлек, дип тә җавап бирәбез, шуңа бүген “Лидерлык мәктәбе”нә Түбән Новгород өлкәсенең стоматология сырхауханәсе баш табибы Сания Сорокинаны чакырдык. Аның яшьләргә сөйләрлек сүзе, тупланган тәҗрибәсе зур”, – дип сөйләде Илдус Абдуллин.
Аның фикеренчә, яшьләр белән мондый чаралар үткәрү телне дә саклап калырга ярдәм итә: “Күптән түгел оештырылган “Лидерлык мәктәбе”ндә без татар теленә өйрәтмибез, әмма барыбер безнең төп бурычларыбызның берсе – мәдәни, рухи кыйммәтләрне саклау. Курсларга йөргән яшьләребез, бер-берсе белән аралашып, татар телендә сөйләшергә мөмкинчелек ала”, – ди татар оешмасы вәкиле.
“Мондый курсларга ихтыяҗ зур икәнен күрәбез, – ди Илдус Абдуллин. – Дәресләрдән соң килеп, күп кенә укучылар рәхмәт сүзләрен әйтә. Мәсәлән, 29 яшьлек бер кыз, һәрвакыт карьера төзү турында уйлап яшәгән. Без аңа тормышта иң беренче урында гаилә булырга тиешлеген аңлаттык. Карьераны 40 яшьтә дә төзеп була, ә гаилә корырга соңарырга ярамый”.
Түбән Новгородта татар яшьләренең “Лидерлык мәктәбе” алтынчы тапкыр уздырыла. Дәресләрдә яшьләр, Түбән Новгород өлкәсенең төрле тармакларда уңыш казанган лидерлары белән очрашып, үзләренә тәҗрибә җыя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2