news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород татар авыллары буйлап экскурсия уздыралар

Экскурсияләрне оештыруда Түбән Новгород өлкәсе Хакимияте ярдәм күрсәтә.

(Казан, 20 май, "Татар-информ"). 25 майда Түбән Новгородта төрле милләт вәкилләре өчен өлкәнең татар авыллары буйлап экскурсия оештырачаклар. Бу хакта җирле Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Мондый чаралар җирлектә икенче тапкыр уздырыла. Экскурсияләрне оештыруда Түбән Новгород өлкәсе Хакимияте ярдәм күрсәтә. 
 
Программага килгәндә, кунаклар экскурсияне Мәдәнә авылындагы Түбән Новгород татарлары тарихына багышланган этнографик музей белән танышудан башлаячак. Ул "Рәшидә" мәчетендә урнашкан. 
 
Шуннан соң Уразавылдагы өлкәннәр йортына бару планлаштырыла. 
 
Соңрак исә экскурсиядә катнашучылар Семеновка һәм Пошатово авыллары арасында урнашкан "Шахитлар каберлеге"ндә булачаклар. Бу урында моннан 100 ел элек мөселманнар атып үтерелгән. Җирле татарлар әлеге урында истәлек билгесе куярга планлаштыра. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100