news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород шәһәрендә VIII өлкә фестиваленең гала-концерты була

Фойеда никах өчен күлмәкләр, милли бизәнү әйберләре, тәм-томнар сату-күргәзмәсе оештырыла.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 22 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәренең Тимер юлчылар мәдәният сараенда VIII өлкә фестиваленең гала-концерты була. Бу хакта Түбән Новгород милли-мәдәни берләшмәсе сайтында хәбәр ителә.

Концертта Түбән Новгород татарларының яраткан артистлары Вәиз Хәйретдинов һәм Илдус Хәррәсов, «Туган як моңнары» ансамбле чыгыш ясый, дилә хәбәрдә.

Фойеда никах өчен күлмәкләр, милли бизәнү әйберләре, тәм-томнар сату-күргәзмә оештырыла. Татарча җыр, уеннар да булачак. Чара 17.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

Кичен, 19.00 сәгатьтә, Татарстан кунаклары Резидә Шәрәфиева, Алмаз Хәсәнов һәм яшь артистлар катнашында зур концерт була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot