news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород прокуроры вазифасына Татарстан кешесе билгеләнде

Вадим Антипов кандидатурасын Россия генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев тәкъдим иткән.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Түбән Новгород прокуроры вазифасына Татарстаннан Вадим Антипов билгеләнде, дип хәбәр итә “Федерал Пресс”.

Россия генераль прокуроры Юрий Чайка кушуы буенча Вадим Антипов кандидатурасын аның урынбасары Сергей Зайцев тәкъдим иткән.

Россия генераль прокуроры урынбасары Антиповны эшлекле сыйфатлары буенча Түбән Новгород өлкәсе прокуратурасы эшчәнлеген оештырырга сәләтле, дип саный.

Вадим Антипов 1970 елда туган, югары юридик белем алган, прокуратура органаннарында инде 14 ел эшли. Ул Татарстан прокуратурасының шәһәр өлкән тикшерүчесе вазифасыннан Пермь крае прокурорына кадәр юл узган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot