news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә

Түбән Новгородта рабигүл әүвәл аена багышланган бәйрәм чарасы узачак.

(Түбән Новгород, 2 декабрь, «Татар-информ»», Константин Барановский). Бүген Түбән Новгородта Мәүлид ән-Нәби бәйрәме хөрмәтенә тантаналы чаралар узачак. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чара рабигүл әүвәл аена (Мөхәммәт пәйгамбәр туган көненә) багышланган. Бу айда мөселманнар тагын да ныграк берләшәләр, мөмкин кадәр күбрәк изге эш кылырга тырышалар.

Бәйрәм чаралары программасында гарәп, татар һәм рус телләрендә мөнәҗәтләр әйтү, догалар уку, Мөхәммәт пәйгамбәр турында кыска чыгышлар һ.б. каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100