Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород мөселманнары дәүләт университетына укырга керә
Түбән Новгород мөселманнары дәүләт университетына укырга керә
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Казан Кремлендәге Благовещение соборы ачылышына мөселман руханилары да килгән иде. Дәрәҗәле мөфтиләр арасында Идел Буе федераль округының Россия мөфтиләре шурасы вәкаләтле вәкиле, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гомәр хәзрәт Идрисов һәм нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Дамир Мөхетдинов та бар иде.
Дамир Мөхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә Түбән Новгород мөселманнары тормышы турында сөйләп узды. Ул үзе «Мәдинә» газетасы баш мөхәррире һәм «Минарет» журналының редколлегия әгъзасы да булып тора. Д.Мөхетдиов әйтүенчә, Кол Шәриф мәчете ачылышына килгән вакытта Түбән Новгород делегациясе вәкилләре Президент Минтимер Шәймиев белән Түбән Новгородта ТР мәдәни үзәген ачу турында сөйләшкән булган. Хәзерге көндә шул сөйләшү нәтиҗәләрендәге килешүне тормышка ашыру өчен беренче адымнар башланган. Д.Мөхетдинов мөселманнар өчен тагын бер шатлыклы яңалык җиткерде. Түбән Новгород дәүләт университеты базасында сентябрь аенда регионоведение дигән бүлек ачыла. Анда төбәк мөфтиятләре юлламасы буенча 10 шәкерт укыячак. Аларның 5се Төньяк Кавказдан килә. Бүгенге көндә булачак шәкертләр уку йортына керү имтиханнарын тапшыра. Алар әлеге бүлектә дин укулары һәм гарәп теле буенча да белемнәрен үстерәчәк. Киләчәктә бу бүлекне тәмамлаучылар хакимият органнарында эшли алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз