Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгород һәм Дзержинск татарлары күптән көтелгән очрашуга җыелган
«Узган гасырның 90 нчы елларында ук аксакаллар башлаган эшне дәвам итәрлек кешеләр барлыгы сөендерә», дип уртаклаша оештыручылар.
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 5 августта, ниһаять, Түбән Новгород һәм Дзержинск татарлары активистларының күптән көтелгән очрашуы булды. Очрашу яздан бирле карантин аркасында күчерелеп килгән иде. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайтында хәбәр ителә.
«Очрашуга Дзержинск шәһәреннән якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр укытучылары Зөһрә ханым Абдуллина җитәкчелегендә килде. Алар, традиция буенча, күчтәнәчләр һәм бүләкләр белән килделәр. Офиста күңелле җанлылык хөкем сөрде», дип уртаклаша оештыручылар.
Түбән Новгород шәһәре көненә һәм Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышланган котлау репетицияләре дә булды. Шунысы куанычлы, биредә 8 яшьтән алып 81 яшькә кадәр төрле яшьтәге кешеләрнең дүрт буын вәкилләре очрашты. Безнең аксакалларыбыз узган гасырның 90 нчы елларында ук башлаган эшне дәвам итәрлек кешеләр барлыгы сөендерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз