news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсенең татар авыллары тарихы турында китап күргәзмәсе оештырылган

Күргәзмә Түбән Новгородның "Махинур" мәдрәсәсендә ачылды.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Түбән Новгородның “Махинур” мәдрәсәсендә өлкәнең татар авыллары тарихына багышланган китап күргәзмәсе ачылды, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


 
Мәдрәсә Х.Фәизханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты бинасында урнашкан. Анда “Минем кече Ватаным” дип аталган әлеге күргәзмәдә Түбән Новгород татар авыллары тарихына багышланган китаплар, документлар, кайбер авыллардагы күмәк хуҗалыкларның мактау бүләкләре тәкъдим ителә. Экспозиция шулай ук Түбән Новгородта чыккан вакытлы матбугат чаралары белән дә таныштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100