news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсенең татар авыллары башлыклары берләшә

Татар авыллары башлыклары милли-мәдәни традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен уртак чаралар күрәчәк.

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары башлыклары беренче тапкыр җыенга чакырыла. Өлкә татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте советы тарафыннан оештырылучы җыенның максаты – авыл советлары арасында дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру, җирле эшмәкәрләрне авыл файдасына хәйрия гамәлләре кылуга җәлеп итү, милли-мәдәни традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен уртак чаралар күрү, дип хәбәр итә Түбән Новгородның “Туган як” татар газетасы.

Очрашу 2 мартта Пилнә районының Петрякс (Батырша) авылында узачак. Өлкәдә ике дистәдән артык татар авыллары исәпләнә.

Шул ук көнне районның Сафаҗай авылы мәктәбендә татар мохтарияте карамагындагы Туган якны өйрәнүчеләр клубының өченче утырышы да үтәчәк. Анда татар тарихчылары, китапханә һәм музей хезмәткәрләре, тарих укытучылары, туган як тарихы белән кызыксынучылар чакырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100