news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Түбән Новгород өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә Гает намазы укылачак
Мәчетләрдә бәйрәм уңаеннан үтәчәк чаралар да мәгълүм.
Скопировать ссылку
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә Гает намазы укылачак. Бу хакта Түбән Новгород мөхтәсибәте хәбәр итә.
Мәгълүм булганча, Ураза гаете иртәгә, ягъни 15 июньдә булачак. Шул уңайдан Түбән Новгород шәһәренең һәм өлкәнең Аллах йортларында бәйрәм чаралары узар дип көтелә.
- Төп бәйрәм чаралары Түбән Новгородның Җәмигъ мәчетендә үткәреләчәк.
Сәгать 7.00дә мәчет ачылып, Коръән сүрәләре укылачак, тәкбир әйтеләчәк. Сәгать 8.00дә Түбән Новгород өлкәсе хакимияте вәкилләре, төрле конфессия, иҗтимагый оешмалар, мәдәни берләшмәләр котлаулары яңгыраячак. Сәгать 8.10та бәйрәм вәгазе, 08.40та гает намазы укылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot