Түбән Новгород өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше Казанга кайтарылган
Алар Республика клиник хастаханәсенә урнаштырылган
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Юлия Ревина ). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "МИ-8" вертолеты белән пассажир автобусы һәм "MAN" йөк автомобиле бәрелешү аркасында зыян күргән ике кеше Түбән Новгород өлкәсеннән Казанга кайтарылган.
"Татар-информ" агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан аныклап узуларынча, Казанга 1978 һәм 1974 елда туган ир-атлар кайтарылган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәренә караганда, вертолет 16.20дә җиргә төшкән.