news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада оештырылды

Беренче урынны яулаган укучылар 2017 елның язында Казанга, Татарстан күләмендә үткәреләчәк олимпиадага бара.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", “Туган як”, Ришат Рамазанов). Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы мәгьлүмати-диагностика кабинеты җитәкчесе Зөлфия Баһаутдинова өлкәнең Уразавыл, Семочки, Кече һәм Зур Рбишча мәктәпләре укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада оештырды, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” татар газетасы.

Районның мәгариф хезмәткәрләреннән торган комиссия ана теле бәйгесенә нәтиҗәләр ясап, татар телен иң шәп белүчеләрне сайлап алган. 9 сыйныф укучылары арасыннан Семочки мәктәбеннән Йолдыз Фаттахетдинова беренче, аның авылдашы Эльнара Абдюшева өченче, Уразавыл укучысы Нәргизә Ивличева икенче урынга лаек дип табылган. 10 сыйныф укучыларыннан да беренчелекне Семочки мәктәбе укучысы Динара Хөсәенова яулаган, ә Зур Рбишча укучылары Ләйсән Мөхетдинова белән Ләйсән Невмятуллина икенче һәм өченче урыннарны бүлешкән. 11 сыйныфтагылардан бер генә укучы – Зур Рбишча урта мәктәбеннән Эльмира Закирова җиңүгә ирешкән.

Беренче урынны яулаган укучылар 2017 елның язында Казанга, Татарстан күләмендә үткәреләчәк олимпиадага барачаклар, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100