news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә татар хатын-кызлары җыены уздырыла

Җыенның төп өлешендә "Татар поэзиясендә ана һәм хатын-кыз образы" темасына түгәрәк өстәл узачак.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 22 сентябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында татар хатын-кызлары җыены үтәчәк. Аны өлкәнең милли-мәдәни төбәк татар автономиясе оештыра, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына автономия вәкиле Əлфия Алтынбаева. 

Аның сүзләренчә, җыенда татарлар күпләп яши торган район һәм шәһәрләрдән актив хатын-кызлар җыелачак. Барлыгы 100 гә якын кеше чакырулы. Шулай ук фольклор ансамбль коллективлары җитәкчеләре, якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә катнашачак. Җыенның төп өлешендә "Татар поэзиясендә ана һәм хатын-кыз образы" темасына түгәрәк өстәл узачак. Анда шагыйрә Шәмсия Җиһангированың да катнашуы көтелә. Җыен азагында иң актив хатын-кызларны бүләкләячәкләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100