Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгород өлкәсендә танылган баянчы Рамил Курамшинның юбилей кичәләре узды
Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинга 70 яшь.
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты, танылган баянчы, композитор Рамил Курамшинның 70 яшьлек юбилей кичәсе Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 27 сентябрьдә үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га артистның якташы, Р.Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов хәбәр итте.
“Күренекле баянчы Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Кучкай Пожары авылында туган (хәзер исә бу авыл Сергач районына керә). Рамил Курамшинның юбилей чаралары туган якларында башланды инде. Бәйрәм 29 июльдә артистның туган авылында уздырылды, аннан соң Кызыл Октябрь районы үзәге булган Уразавылда дәвам итте, - дип сөйләде Казаннан иҗади делегация алып килгән Рифат Фәттахов. - Безнең туган ягыбыз татар халкына Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичевларны гына түгел, Рамил Курамшинны да биргән як. Димәк, Нижгар ягы бөек җырчылар ягы гына түгел, бөек баянчылар ягы да”.
Татарның танылган баянчысын юбилей уңаеннан - Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов, районның җирле үзидарә рәисе Рафаэль Ильясов, Түбән Новгород татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, Кучкай Пожары авылы хакимияте башлыгы Рөстәм Абдуллин, "Туган як" газетасы редакторы Олег Әндәрҗанов тәбрикләгән.
Рамил Курамшинга юбилей уңаеннан Финляндия татарлары исеменнән мәхәллә рәисе Атик Али, имам Рамил Беляев та җылы котлау юллаган: “Сез бу бəйрəмегезне зур дəрəҗəдə каршы аласыз. Раббыбыз биргəн олы һəдия – гармун уйнау осталыгы һəм милли моң иялеге аркылы сез, озын еллар халкыбызның күңелендə миллият хислəрен үстереп, татар музыка традициясен саклау эшенə зур өлеш кертеп килəсез. Татар эстрадасының иң танылган җырчылары белəн Финляндиягə килеп оештырган концертларыгыз, татар мəхəллəсе сəхнəсендə миллəттəшлəребезгə башкарган җырларыгыз, гармунда уйнаган көйлəрегез халкыбызның күңелендə онытылмаслык хəтирə булып яши. Шушы истəлекле туган көнегездə сезгə нык саулык, гаилə бəхете, рухи күтəренкелек һəм яңа иҗади уңышлар насыйп булсын, дип Раббыбызга дога кылабыз. Килəчəктə дə шундый бəйрəм елларын үткəрергə язсын иде”, – дип язганнар Финляндия татарлары.
Түбән Новгород өлкәсендә узган юбилей концертларында Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхабиева, Рәшит Сабиров, Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз