news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендә Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат ярышы узды

6 районнан 5 команда көч сынашты, барлыгы 60 кеше катнашты.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 23 март көнне Түбән Новгород өлкәсе Уразовка авылында Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат ярышы узды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 6 районнан 5 команда көч сынашты, барлыгы 60 кеше катнашты.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Шулай ук район башлыгы Ренат Җәлалов Бөтендөнья татар конгрессына үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot