Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгород өлкәсендә "Нигеземә кайтып барам" IV төбәк иҗади бәйгесенә нәтиҗә ясала
Милли тарихны өйрәнүгә юнәлдерелгән иҗади проект кысаларында, “Минем авылым”, “Минем әни”, “Тукай әкиятләре”, “Минем шәҗәрәм” бәйгеләре оештырылды.
(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Быел Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте, җирле “Туган як” татар газетасы һәм Кызыл Октярбрь районының “Сельские вести” газетасы “Нигеземә кайтып барам” проекты кысаларында, IV төбәк иҗади бәйгесен уздырды. “Минем авылым”, “Минем әни”, “Габдулла Тукай әкиятләре”, “Минем шәҗәрәм” бәйгеләренә 150дән артык хезмәт тәкъдим ителде. Шул исәптән – кул эшләре, иншалар, фәнни-тикшеренү хезмәтләре, видеопрезентацияләр. Һәм, әйтергә кирәк, бәйгедә балалар гына түгел, өлкәннәр дә теләп катнашты, дип хәбәр итә Татар милли-мәдәни мохтарияте.
18 майда Кызыл Октябрь районының Уразавыл Мәдәният йортында бәйгене йомгаклау тантанасы үткәреләчәк. Анда һәр номинациядә җиңүчеләрне бүләкләү, лауреатларның иҗади чыгышлары, милли табын артында чәй көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз