news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә Мәүлид бәйрәмендә мөселманча яулык бәйләргә өйрәткәннәр

Дзержинск шәһәрендә яңа гына ачылган милли-мәдәни татар үзәгендә Мәүлид ае уңаеннан бәйрәм булган.

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Узган атнада Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә яңа гына ачылган милли-мәдәни татар үзәгендә Мәүлид ае уңаеннан бәйрәм булган. “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Мөнирә ханым Адикаева мөселманча итеп яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәткән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Бәйрәмне Дзержинск мәчетендә егерме ел дәвамында татар теле укыткан, бүген лаеклы ялда булган һәм күптән түгел генә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Җәүһәр апа Сәфукова алып барды. Ул пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г.в) туган көне турында сөйләде, салаватлар әйтте.Аннары чарабызга җыелган барлык хатын-кызлар мөнәҗәтләр укыды", ди яза Зөһрә Абдуллина. Ул үзәктә татар теле укытучысы булып эшли.

Кичә чәй табыны янында дәвам иткән. Кунакка мәчет каршында эшләп килгән мәктәп балалары һәм остазлары да килгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100