news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә Хаммат Жиһаншинга истәлек тактасы ачылды

Хаммат Жиһаншинның исеме хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган Хәтер китабына кертелгән.

Түбән Новгород өлкәсендә Хаммат Жиһаншинга истәлек тактасы ачылды
http://tatar-congress.org

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган Хаммат Жиһаншинның исемен мәңгеләштереп, 10 октябрьдә Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Шөбиле клубында Хәтер тактасы ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Тантанага аның якыннары һәм авыл картлары җыелган иде. Тактаны Россия эчке эшләр органнарының «Сергачский» муниципальара бүлегенең иҗтимагый тәртипне саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, майор Алексей Лосев һәм бу гамәлнең төп инициаторы һәм оештыручысы, ветераннар советы рәисе Василий Козлов ачты. 

Хаммат Жиһаншин 1995 елның 6 январендә куркыныч җинаятьчеләрне ачыклаганда батырларча һәлак була. Бу турыда күп газеталарда, шул исәптә башкала басмалары да язып чыкты. Аның исеме хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган Хәтер китабына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100