news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендәге Татар Моклокасы мәктәбе 30 еллыгын бәйрәм итә

Төбәк милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Рамил Салихҗанов мәктәпкә сәгать бүләк иткән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). 7 мартта Түбән Новгород өлкәсенең Спас районы Татар Моклокасы урта мәктәбе ике катлы бинасының 30 еллыгын  бәйрәм итте. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

Чарага мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар һәм бүген белем алучы укучылар, әти-әниләр, кунаклар һәм укытучылар җыелган. Спас районы башлыгы Татьяна Бирюкова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Зайцева һәм башка мәктәпне юбилее белән котларга килгән. Төбәк милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Рамил Салихҗанов котлап чыгыш ясаган һәм сәгать бүләк иткән.

"Юбилей тантанасында педагогларга һәм мәктәп хезмәткәрләренә аерым игътибар бирелде. Үсеп килүче буынга күп еллар дәвамында белем һәм тәрбия бирүдә хезмәт куючыларның барысына да Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды", диелгән әлеге хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot