news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендәге татар балаларына "Бишек туе" күрсәткәннәр

Бу бәйрәмне яшь буынга милли тәрбия бирү максатында оештырганнар.

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Түбән Новгород өлкәсе Пашат авылында татар халкы йолаларының берсе – “Бишек туе”н күрсәткәннәр. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе “Туган як” татар газетасы хәбәр итә.

Авылның башлангыч мәктәбендә оештырылган “Бишек туе” бәйрәме тәрбияви максатта үткәрелгән, чөнки соңгы елларда татарларда, мода артыннан куып, рус яки Европа мәдәниятенә хас исемнәр кушу гадәткә кереп бара.

Бишек туенда катнашкан милли киемнәр кигән бер төркем балалар яңа туган балага карар өчен килгән. Алар балага бүләкләр биргән, биегән, бишек җырын җырлаган. Чара табын артында, милли ризыклардан авыз итү, җылы аралашу, фикер алышу белән тәмамланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100