news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендәге «Маһинур» мәдрәсәсе яңа уку елына укучылар җыя башлады

«Маһинур» мәдрәсәсендә белем бирү рус, татар һәм гарәп телләрендә алып барыла.

Түбән Новгород өлкәсендәге «Маһинур» мәдрәсәсе яңа уку елына укучылар җыя башлады
http://www.nizgar.ru/index.php

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының дини оешмасы — «Маһинур» дини һөнәри белем бирү мәдрәсәсе 2020-2021нче уку елына укучылар җыя башлады. Биредә дини оешма хезмәткәрләрен һәм дини персоналны әзерләү программасы буенча укытачаклар. Бу хакта «Nizgar.ru» хәбәр итә.

Коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле, документлар дистанцион рәвештә кабул ителә. Mahinur.dzr@mail.ru электрон почтасына «укыйсым килә» сүзе белән гариза юлларга була. Шулай ук 8 929 038 00 51 (Саминә ханым) телефоны аша да документларны тапшырып була. Әлеге гариза буенча «Маһинур» мәдрәсәсенә укырга керү турындагы Белешмәлек белән документлар пакеты җибәреләчәк.

Белем бирү рус, татар һәм гарәп телләрендә алып барыла. Укучыларны кичке бүлектә уку өчен җыялар. Уку вакыты — 4 ел. «Әл Мөлек» сүрәсен яттан белү һәм «Ясин» сүрәсен иркен уку абитуриентлар өчен шарт булып тора. Уку елы һәм кичке бүлек дәресләре 2020 елның 28 сентябрендә башлана.

Мәдрәсәгә мөселман динен тотучы Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары кабул ителә. Биредә хатын-кызлар да, ир-атлар да укый ала. Урта (тулы) һәм урта (тулы булмаган) гомуми белемле, урта һөнәри яки югары белемле укучылар кабул ителә.

Яңа уку елына әзерлек һәм коронавируска каршы тору максатыннан мәдрәсәдә әзерлек эшләре алып барыла. Дистанцион укытуны оештыру өчен җиһазлар сатып алынды. Шулай ук контактсыз термометр, студентлар һәм мәдрәсә хезмәткәрләре өчен шәхси саклану чаралары (битлекләр, перчаткалар) һәм дезинфекция чаралары сатып алу күздә тотыла, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100