news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсендә автобус тукталышында атышта өч кеше һәлак булган

Матбугат чаралары атышны 18 яшьлек егет оештырган, хәзерге вакытта аны эзлиләр, дип хәбәр итте.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Новгород янында автобус тукталышында атышта өч кеше һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига бүген, Большеорловский бистәсендә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, билгесез яшь егет автобус тукталышына аткан. Нәтиҗәдә өч кеше һәлак булган, тагын өч кеше яраланган, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Матбугатта чыккан мәгълүматларга караганда, атышны 18 яшьлек егет оештырган. Җинаятьченең үзе белән рюкзагы һәм коралы булган. Атучыны эзлиләр, ул якындагы урманга качкан булырга мөмкин дип фаразлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot