news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы төзелде

Аның кураторы итеп, өлкәнең "Туган як" татар газетасы җаваплы сәркатибе Наилә Җиһаншина сайланды.

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”, “Туган як”, Наилә Җиһаншина). Бөтендөнья "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы географиясе киң, аның бүлекләре Татарстанда, бүтән төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә дә эшләп килә. Түбән Новгород өлкәсенең татарлар компакт яшәгән районнарында нәкъ менә хатын-кызларны җәлеп итеп күп кенә мәдәни, рухи, тарихи чаралар уздырыла, бүтәннәрендә дә, кагыйдә буларак, хатын-кызлар актив катнаша. Әмма һәр район, хәтта һәр авыл үз алдына гына эшли, ничек әйтмешли, "үз казанында кайный" һәм эшләнгән эшләр дә күбрәге мәдәни чаралар һәм кайбер очракларда хәйрия гамәлләре. Ә нәкъ менә хатын-кызларның кызыксынуларын исәпкә алган түгәрәкләрме, клублармы юк исәбендә, дип яза Түбән Новгород өлкәсенең "Туган як" татар газетасы.

"Апрель аенда "Ак калфак"ның Казанда үткән IV Бөтендөнья форумында төрле төбәкләрдән килгән бүлекчәләр җитәкчеләренең чыгышларын тыңлаганда безнең Түбән Новгород төбәге өчен үпкәләп утырдым, чөнки алар сөйләгәннең барысы да бездә эшләнә, хәтта артыгы белән, тик күрсәтә белмибез, һәм әле анда чакны өлкә татарлары мохтариятенең башкарма директоры урынбасары, "Шатлык" клубы җитәкчесе Рәзилә ханым Ахмадуллина һәм безнең бүтән делегатлар белән сөйләшеп, үзебездә дә "Ак калфак"ның бүлекчәсен булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Әмма тормыш бик мәшәкатьле нәрсә бит, яз-җәй айлары аеруча да. Шуңа күрә бераз сузылды моны тормышка ашыру, яисә инде Алладан вакыт җитмәгәндер. Ниһаять, шушы көннәрдә Рәзилә ханым белән татарлар компакт яшәгән районнардан икешәр-өчәр вәкил генә җыеп, "Туган як" редакциясендә очраштык, - дип хәбәр итә "Туган як"ның җаваплы сәркатибе Наилә Җиһаншина. - Аны оештыру җыелышы дисәк тә, дөрес булыр. Анда Рәзилә ханым Түбән Новгородтагы Җәмигъ мәчетенең хәйрия фонды җитәкчесе Зөһрә ханым Идрисова белән килгәннәр иде. Шулай ук сөйләшүдә Сергач районыннан Гөлнур Мангушева (Камка), Тәнзилә Паламарчук (Сергач), Кадрия Әндәрҗанова (Кочко-Пожар), Кызыл Октябрь районыннан Әлфия Мөхәммәтҗанова (Зур Рбишча), Гөлнара Фатехова (Чүмбәли), Сәрия Насибуллина (Уразавыл), Пильна районыннан Надирә Абдулганиева (Пильна), Рамилә Низаметдинова (Мочали), Әлфия Аймалетдинова, Зифа Сөләйманова, Рамилә Мусина (Сафаҗай), Спас районыннан Рәйханә Талипова, Адилә Нафеева (Бозлау), Сания Магҗанова (Татар Моклокасы) катнашты. Кызганычка, Сечен районы Красный Остров вәкилләре транспорт проблемасына бәйле сәбәп белән килә алмады".

Утырыш бүләкләүләрдән башланган - барысына да матур капларда чәкчәкләр бүләк ителгән, шулай ук Рәзилә Ахмадуллина күренекле җәмәгать эшлеклесе, "Җәясу" фестивале проекты авторы, халык җырларын башкаручы Тәнзилә Паламарчукка актив эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын һәм татар мохтарияте исеменнән истәлекле бүләк тапшырган.

Рәзилә ханым өлкә "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе буларак, өлкә үзәгендә уздырылган чаралар белән таныштырып үткән. Соңгыларыннан - өлкә Диния нәзарәте белән берлектә тәрбия темасына багышлап оештырылганы. Анда Бөтендөнья "Ак калфак" оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың "Тәрбия баскычлары" дигән дискасын карап, фикер алышу булган. Хатыннарның йөклелек чорына һәм балага кырык көн тулганчы кирәкле гореф-гадәтләрне үтәүгә багышланган бу диск зур кызыксыну уяткан. Аны өлкә татар мохтарияте байтак кына актив ханымнарга төрле чараларда бүләк иткән, шулай ук апрель аенда Кочко-Пожар клубында уздырылган "Ак калфак"ның киңәйтелгән утырышында да сатып алырга мөмкин булган.

Камка мәктәбе укытучысы Гөлнур Мангушева өлкән сыйныф кызлары һәм аларның әниләре белән аны бергәләп карауны һәм фикер алышуны оештырган. Кадрия Әндәрҗанова барлык күршеләренә карарга биргән, Әлфия Мөхәммәтҗанова да шулай эшләгән, ярты ел кулдан кулга йөреп, яңа гына үземә кайтты, ди ул да. Җыелышта катнашучыларның барысы бу дискка югары бәя биреп, икенче бүлеген көтәбез, дип белдергән.

Күптән түгел Казанда Кадрия Идрисова җитәкчелегендә "Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы" дигән комиссия утырышында катнашкан Рәзилә Ахмадуллина утырышта бу хакта үз фикерләре белән уртаклашкан, Кадрия Раисовнаның сүзләрен җиткергән. "Хатын-кызлар оешмалары бар җирдә дә булырга тиеш. Милли үзенчәлекләрне саклау, гореф-гадәтләрне торгызу, ана теленә ихтирам тәрбияләү, халык авыз иҗаты күргәзмәләре оештыру - һәр хатын-кызның вазифасы. Без моны аңларга һәм үз халкыбыз алдында бурыч итеп санарга тиеш", - дип әйткән ул.

"Менә шуларны барысын да истә тотып һәм эшләнгән эшләрне күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу максаты белән безгә бербөтен оешма булып эшләргә кирәк тә. Кайбер районнарда, мәсәлән, Спас, Пильна районнарында "Ак калфак" оешмалары эшләп килә инде, аларның рәисләре авыллар белән элемтәдә торып, бар эшләрендә дә ярдәм итәләр. Бүтән районнарда бу эшне системага салырга кирәк булыр", - дигән фикерне белдерә Наилә Җиһаншина.

"Туган як"тагы утырышта катнашучылар берничә җитди карар кабул иткән: һәр татар авылында "Ак калфак" оешмасын булдыру, өлкә татар хатын-кызларының сходын һәм "Нижгарбикә" өлкә конкурсын уздыру урынын сайлау. Бу чараларны уздыруга ике авыл теләк белдергән - Сафаҗай һәм Кочко-Пожар (беренче тапкырында алар апрельдә Кочко-Пожар Мәдәният йортында узган булган). Бу турыда фикерләрне туплап, чираттагы утырышта урыны һәм тематикасы белән билгеләнергә, чираттагы утырышны шулай ук кунакчыл "Туган як" редакциясендә гыйнвар ахырында уздыру планлаштырылган.

Утырышта районара "Ак калфак" оешмасының кураторы сайланган. Бу вазифа, барлык авыллар, актив хатын-кызлар белән тыгыз элемтәдә, хезмәттәшлектә торуны исәпкә алып, "Туган як"ның җаваплы сәркәтибе Наилә Жиһаншинага йөкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100