news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе Уразавылда "Көзге стартлар" район эстафетасы узды

Ярышларда районның җиде мәктәбеннән – Зур һәм Кече Рбишча, Салган, Семочки, Яндавишча, Чүмбәли һәм Уразавыл мәктәпләреннән илле укучы катнашты.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Уразавыл үзәк спорт мәйданында традицион "Көзге стартлар" район эстафетасы узды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсенең "Туган як" газетасы яза.

"Саулык – иң зур байлык, кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә, тирә-якны танып-белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Ә сәламәтлекнең нигезе – спорт һәм моны һәркем яхшы белә", - дип яза басма.

Ярышлар укучыларда сәламәтлекне саклау, аны ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт, патриотик хис тәрбияләү максаты белән Кызыл Октябрь районының мәгариф һәм яшьләр эше бүлегенең спорт секторы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә үткәрелә.

Ярыш башланыр алдыннан спорт мәктәбе директоры Ринат Садретдинов катнашучыларга үзенең сәламләү сүзләрен җиткерде.

“Үткән елларда сентябрьдән калмый идек, быел явым-төшемле һава торышы комачаулады һәм традицион ярышларны октябрь аена күчерергә мәҗбүр булдык”, – диде ул.

Традицион көзге эстафетада районның җиде мәктәбеннән – Зур һәм Кече Рбишча, Салган, Семочки, Яндавишча, Чүмбәли һәм Уразавыл мәктәпләреннән якынча биш дистә спорт яратучы көч сынашты.

6-8 класс укучыларыннан торган кече төркемдә алты команда ярышты. Биредә Уразавыл урта мәктәбе укучылары үзләрен иң шәп йөгерүчеләр итеп күрсәттеләр һәм беренче урынга лаек булдылар. Икенче һәм өченче урыннарны Кече Рбишча белән Чүмбәли спортчылары бүлеште.

"Дүрт команда өлкән төркемдә (9-11 класс) ярышты. Нәтиҗәдә, бу төркемдә дә уңыш уразавыллыларга елмайды, икенче урында Салган, ә өченчене Зур Рбишча мәктәбе алды. Җиңүчеләр оештыручы¬лар тарафыннан медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр", - дип яза басма.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100