news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе “Туган як” газетасы 28 еллыгы уңаеннан бәйге игълан итте

Газетаның баш редакторы сөйләм телне генә түгел, басма телне дә сакларга кирәклекне әйтте.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ", Наилә Исхакова). 7 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсе “Туган як” татар газетасы чыга башлауга 28 еллыгын билгеләп үтте. Шушы уңайдан газета укучылары арасында конкурс игълан итте. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә баш редактор, газетаның директоры Олег Әндерҗанов хәбәр итте.

Газетаның туган көне сәбәпле, 4 меңнән артык укучылары булган социаль челтәр төркемендә конкурс игълан ителгән. Анда укучыларга “Туган як” белән бәйле төрле сораулар бирелгән. Җиңүчеләр 2019нчы елның беренче яртыеллыгына газетага язылу белән бүләкләнәчәк.

  • "Туган як" газетасы редакциясе 1990 елның 7 декабрендә оеша. 2014 елда газета редакциясе “Россия прессасы алтын фонды” билгесе белән бүләкләнгән. 2015 елдан “Туган як” 12биттә төсле булып чыга башлады. Хәзер "Туган як" редакциясендә 12 кеше эшли, тиражы – 3 мең.

“Сөйләм телен генә түгел, без басма телне, әдәби телне сакларга тиеш. Заманга яраклашып мәгълүматны электрон форматта җиткерә башласак та, басма телне сакларга кирәк”, - диде Олег Әндерҗанов. Аның фикеренчә, “Туган як” газетасы Нижгар татарлары елъязмасын, тарихын бер чыганакка туплап баруда һәм ана телен саклап калуда зур роль уйный.

Олег Әндерҗанов әйтүенчә, газетаның тираж ягыннан проблемалары бар. Җәй көнендә газетага 3000 кеше язылса, кышын язылучылар саны кими. “Бу ситуациядә безгә авыл мәчетләре дә, Мәскәү мәчетләре дә бик булыша. Алар аша без мохтаҗларны “Туган як” газетага яздырабыз”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100