news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе татарларының «Туган як» иҗтимагый-сәяси газетасы чыга башлауга бүген 15 ел тула

Түбән Новгород өлкәсе татарларының «Туган як» иҗтимагый-сәяси газетасы чыга башлауга бүген 15 ел тула

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә чыгып килгән «Туган як» татар иҗтимагый-сәяси газетасының басыла башлавына 15 ел тула.

Бу газетаны чыгару нияте 1989-1990 елларда Түбән Новгородта һәм өлкәнең Кызыл Октябрь районында татар мәдәнияте җәмгыятьләре төзелгәч туа. Булачак татар газетасына «Туган як» дип исем бирелә һәм аның беренче мөхәррире итеп милләтпәрвар Рифат Ибраһимов билгеләнә. Газетаның беренче саны 1990 елның 7 декабрендә дөнья күрә. Газетаны беренче саннарыннан ук халык бик яратып кабул итә. Һәрбер татар йорты аңа языла һәм андагы һәр мәкаләне укып бара башлый.

Соңгы дистә елда газета белән милләт җанлы оста журналист Рәүф Абдулла улы Абдуллин җитәкчелек итә. Бигрәк тә бу елларда, газетаның тышкы бизәлеше дә, эчтәлеге дә тамырдан яхшыра һәм тиражы да бик күпкә арта башлый. Анда туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, динебезне саклап калуга һәм үстерүгә багышланган зур-зур күләмле мәкаләләр басыла. Газета каршында туган якка хөрмәт, аның табигатенә мәһәббәт йөзеннән «Тарихчылар клубы», яшьләрдән әдәби иҗат әһелләре үстерү нияте белән әдәби берләшмә, ә мәктәп яшендәге балалар өчен газетага махсус бит буларак, Шәкерт» кушымтасы оештырыла. «Туган як» үз битләрендә төбәктәге татар авылларының тарихын яктырту буенча тарихчылар А.Орловның, М.Хафизовның, Ә.Аймасовның, С.Сабировның, В.Шиаповның, Р.Ибраһимовның һәм Ф.Гыймрановның һ.б. мәкаләләрен бастыра. Бу мәкаләләрдә, нигездә, туган якның, шунда туып-үскән халыкның тарихы белән таныштырыла һәм шуның белән бергә, газета тарафыннан Нижгар татарлары тарихына дөрес караш тудыруда әһәмиятле адым ясала.

Газетаның 15 еллык юбилеена багышланган киң күләмле тантана 9 декабрьдә Сергач шәһәренең Мәдәният йортында үтәчәк. Анда газетаның актив хәбәрчеләре өлкә, шәһәр һәм район хакимиятләре, Өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте, Мәскәүнең Нижгар татарлары якташлыгы вәкилләре, күрше Пильна, Спасс, Кызыл Октябрь һәм Кнәгин районнары җитәкчеләре һәм якташларыннан киң җәмәгатьчелеккә таныш булган күренекле шәхесләре һ.б. чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100