news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе татарлары Рөстәм Айдерханов истәлегенә IV биатлон ярышларына чакыра

Спорт ярышлары бүген төбәктә зур кызыксыну уятып, аның географиясе елдан-ел киңәя, төбәкара дәрәҗәгә чыга бара.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Түбән Новгород өлкәсендә традиция буенча, кыш азагында, 22 февральдә Рөстәм Айдерханов истәлегенә багышлап, биатлон буенча районара турнир узачак. Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылындагы Кыр күлендә үткәрелүче бу турнир Рөстәм Айдерхановның туганнары, район хакимияте, җирле “Авылым хәбәрләре” газетасы һәм өлкәнең Татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан дүртенче тапкыр оештырыла, дип хәбәр итә татар мохтарияте. Быел да ярышларда Түбән Новгород өлкәсеннән, Татарстаннан, Мәскәүдән чаңгычылар һәм биатлон сөючеләр катнашыр дип көтелә.

Кызыл Октябрь районының Яшьләр палатасы рәисе булган Рөстәм Айдерханов фаҗигале төстә 2013 елның ноябрендә һәлак була. Аның истәлегенә дуслары, туганнары башлап җибәргән спорт ярышлары бүген төбәктә зур кызыксыну уятып, аның географиясе елдан-ел киңәя, төбәкара дәрәҗәгә чыга бара.

Спортны, сәламәт яшәү рәвешен таныту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатын тоткан әлеге ярышлар 22 февральдә 10.30 сәгатьтә башланачак. Ярышлар эстафета рәвешендә уздырыла, һәр дүрт этапның озынлыгы 1,8 чакрымга җитә. Эстафетада командалар дүрт кешедән торачак, анда ун яшьтән олырак булган теләгән һәркем катнаша ала. Оештыручылар бөтен катнашучыга да истәлекле бүләкләр әзерләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100