news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе татар балалары өчен «Җәясу» фестивале узачак

Фестивальдә татарлар күпләп яши торган районнардагы мәктәп һәм балалар бакчалары иҗат коллективлары катнаша ала.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 20 апрельдә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кочки-Пожарки авылы Мәдәният йортында «Җәясу» дип исемләнгән VIII Районара балалар фольклор иҗат коллективлары фестивале узачак, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайты.

Фестивальнең инициаторлары һәм оештыручылары - «Ак калфак» оешмасы активисты, Сергач телевидениесе мөхәррире, татар телендә җырлар башкаручы, татар фольклорын үстерү өчен җан атып йөрүче Тәнзилә Паламарчук, «Туган як» өлкә татар газетасы сәркатибе Наилә Җиһаншина һәм «Туган як» газетасы редакциясе. Чара Сергач районы хакимиятенең матди ярдәме белән үткәрелә.

Фестивальдә татарлар күпләп яши торган районнардагы мәктәп һәм балалар бакчалары иҗат коллективлары катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100