news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе татар авылларыннан Корбан бәйрәменнән репортаж (фото)

Өлкә татарларының "Туган як" газетасы махсус проект тәкъдим итә.

(Түбән Новгород, 17 сентябрь, “Татар-информ”, “Туган як”). Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасы хезмәткәрләре Корбан бәйрәме көнне төрле авылларда булып, андагы гает намазларының ничек үтүе хакында яза. Газета Олег Әндерҗанов, Ринат Сөннәтов, Илнар Садеков, Ришат Рамазанов һәм Румия Хәмзиналар әзерләгән күмәк иҗади проектны тәкъдим итә.

“Бу иҗади проектыбыз, кадерле укучыларыбыз, сезгә ошармы, юкмы – монысы сезнең ихтыярда, әмма без тырыштык, таң йокыларыбызны калдырып, Сафаҗай белән Петрякста, Кече һәм Зур Рбишчада булдык, Печә белән Кочко-Пожарга кагылып уздык, Грибан белән Камкага кереп чыктык һәм Актук белән Семочкида да эшләдек. Алла боерса, киләсе дини бәйрәмнәребездә бүтән авылларны да күрсәтәчәкбез һәм хыялыбызда булган башка төбәктәге милләттәшләребезгә барып кайтуыбыз да чынга ашыр дип ышанабыз. Хикмәт – транспортта, чөнки ерак юлга чыгарга яраклы автомобилебез юк әле...”, - дип яза газета.

Петрякс имамы: "Бу йола үзебез өчен"

Петрякс үзәгендәге күренекле һәм истәлекле мәчет киләсе елда үзенең 15 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бәйрәм көнне Мидхәт хәзрәт Хайретдинов Корбан гаетенең тарихына кагылып үтте, корбан чалу кагыйдәләре турында сөйләде, рухи бәйрәмнәрнең тормышыбызда тоткан урыны һәм мөһим роле хакында искәртеп үтте, лаеклы ялга чыкканны көтмичә, авылдашларын дин юлына басарга өндәде. Шуннан соң җирле мәхәллә адресына килгән котлау хатлары белән таныштырып үтте һәм бәйрәм намазын уку турында аңлатма бирде. Ә Гает тәмамланганнан соң, барча авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләде, изге теләкләрен ирештерде.

“Чалган корбаннарыбызның ите түгел, хәтта бер бөртек йоны да Аллаһы Тәгаләгә кирәк түгел, бу йола бары тик безнең өчен, мохтаҗларның хәленә керешеп, аларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тудырыр өчен, мәрхүмнәребезнең рухларын хәтем-дога белән шатландырыр өчен кирәк. Корбан итеннән мохтаҗларга өлеш чыгарып, аларның көнкүрешләрен бераз җиңеләйтсәк, мәҗлесләр корып, туган-тумачалар арасындагы дуслыкны саклыйбыз һәм ныгытабыз”, - диде Мидихат хәзрәт.

Соңыннан петрякслылар, гомерлек традиция буенча, мәчеттән туры каберлекләргә юл тоттылар, аннары барысы да аерым-аерым каен әниләрендә очрашып, Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.


Петрякс Җәмигъ мәчетендә Мидхәт хәзрәт вәгазь сөйли.

Грибан халкы мәчет төзелешенә ярдәм итте

Грибанда да барлык мөселман халкы өчен иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете күтәренке рухта билгеләнеп үтте.

Гадәттәгечә, авыл халкы, шәһәрдән килгән кунаклар иртәнге сәгать биштә авылның Мәктәп урамының ике очына җыелыштылар. Аннары рәт-рәт тезелеп, тәкбир әйтеп авылның нәкъ уртасында урнашкан изге йорт-мәчеткә капма-каршы килделәр. Изге гамәлне карарга һәр йорт капкасы төбенә хатын-кыз, бала-чага чыккан иде.

Бер сәгатьтән мәчетнең гыйбадәт кылу залы шыгрым тулы иде инде. Түрдә урнаштырылган ике сәдака тартмаларының берсе төп мәчет, ә икенчесе авылда яңа гына төзеләчәк “Бергәлек” иман йорты өчен куелган иде. Җыелган халык шуларга үз өлешләреннән ярдәм итеп сәдака бирде.

Касыйм хәзрәт авылдашларына район җитәкчеләре, авыл башлыгы, өлкә “Туган як” газетасыннан килгән котлау хатларын җиткерде. Аннары мәчет казначее Ренат Хамзин халык алдында хисап тотты. Бәйрәм вәгазеннән соң, грибанлылар тәкбир әйтеп, Гает намазы укыдылар, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылдылар. Аннары барысы да оешкан төстә зиратларга барып, әби-бабайлары, әти-әниләре, туган- тумачаларының каберләрен зиярәт кылдылар, нәселләрендә булган мәетләр рухына хәтем-дога багышладылар.

Грибанлылар төзеләчәк яңа мәчет яныннан узып бара.

Камкада Корбан гаете академик Рәшит Баязитов тырышлыгы белән төзелгән мәчеттә узды

Камкада Корбан гаете көнне өч мәчеттә дә бәйрәм намазы укылды. Бәйрәмгә ашыккан кешеләр арасында картлар белән яшьләрне күреп, баласын җитәкләгән аталарны очратып сөендек. Димәк, халкыбыз иман юлыннан атлый, тәүбәгә килә, нәселен дәвам итүчеләргә дин тәрбиясе бирергә тырыша.

1994 елда академик Рәшит Баязитов инициативасы һәм тырышлыгы белән төзелгән һәм аның әтисе исеме белән аталган өченче Абдул-Җаббар җәмигъ мәчетендә Гает намазын яңа гына билгеләнгән Шәмил хәзрәт Садретдинов уздырды. Бу көнне әлеге иман йорты ике дистәдән артык камкалыны һәм кунакларны сыйдырган иде.

Вәгазь белән башланып киткән бәйрәм Гает намазы белән дәвам итте. Аннан соң җәмәгать тәсбих тартты һәм мәрхүм булган якыннарының рухларына дога кылды.

Печәнең яңа мәчетендә бәйрәм вәгазен Наил Фатехов сөйләде

Печәдә таң атканда мөселманнар, сафларга басып, тәкбир әйтеп, мәчеткә юнәлде. Беренче мәчет мәхәлләсе мөселманнарын имам Нуриман хәзрәт Айзатуллин җитәкләде. Мәчеттә имам авылдашларын бәйрәм белән котлады, корбан чалуның тарихы, тәртибе, савабы турында вәгазь сөйләде, ислам кануннарын искә төшерде, хәер-садака бирүчеләргә рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, “Туган як” редакциясеннән, район җитәкчеләреннән килгән котлау хатларын һәм телеграммаларын халыкка җиткерде.

Кояш чыгып, горизонттан бераз күтәрелгәч, печәлеләр намазга басты. Мәчеттән чыккач, авылдашлар берсен-берсе изге Корбан гаете белән тәбрикләп, мәрхүмнәрне искә алырга каберлекләргә ашыкты. Печәнең яңа мәчетендә Алимҗан хәзрәт Салахетдинов җитәкчелегендә ике дистәдән артык мөселман гыйбадәт кылды. Ә бәйрәм вәгазен Наил Фатехов сөйләде.


Печәнең беренче мәчете каршында дога кылу.

Зур Рбишчаның "Абдулхәмит" мәчете - күренекле шәхеснең зур проекты

Зур Рбишчада изге Корбан бәйрәме көнне Абдулхәмит мәчетенә ике йөздән артык кеше җыелды. Бу мәчетне төзү - күренекле шәхесебез, мәрхүм Абдулхәмит Садековның зур проектларыннан булып саналган, ләкин гомере фаҗигале рәвештә өзелгәнгә күрә, гамәлгә ашмыйча калган якты хыялы иде. “Абдулхәмит һәлак булганнан ярты ел үткәч, улым Мансур абыйсының күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыру нияте уңаеннан, аның якты истәлегенә мәчет төзү инициативасы белән чыкты. Архитектурасына кагылышлы мәсьәләләр буенча Төркиядән махсус белгечләр чакыртты һәм кыска вакыт эчендә - Абдулхәмитның туган көненә туры китереп,1998 елның 29 августында мәчет ишекләрен ачты.

Аллага шөкер, гыйбадәт кылучылар күпләп йөри – җомга көннәрендә алты-җиде дистә ир-ат һәм дүрт дистә чамасы хатын- кыз җыела, ә олы бәйрәмнәрдә халык саны берничә йөз була. Безнең өчен иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм яшьли дөньядан үткән улыбызның рухын шатландыру”, - ди Абдулхәмитның әтисе Сәит ага Садеков.

Бәйрәм иртәсендә мәчет имамы мөхтәсиб Харис хәзрәт Исмаилов Россия һәм Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтләре рәисләре мөфти шәех Равил Гайнетдин белән Гаяз хәзрәт Закиров, Кызыл Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы Рафаил Ильясов, “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗановның котлауларын җиткерде, аннары бер сәгать чамасы вәгазь сөйләде. Намазны башлар алдыннан, Харис хәзрәт барча рбишчалыларны Корбан бәйрәменең өченче көнендә мәчет янындагы махсус корылган чатырда үткәреләчәк мәҗлескә чакырды.

Халык бәйрәм намазы укып тәсбих тартты, салават һәм тәкбир әйтте. Аннары мәчет мөәзине Әдип Хөсәинов вакытсыз дөнья куйган Ирфан белән Абдулхамит Садековлар һәм барча мәрхүм авылдашлар рухына багышлап дога кылды.


Зур Рбишчаның Абдулхамит мәчетендә тәсбих тарттылар.

Сафаҗәйдә биш мәчет эшли

Сафаҗәйда 5 мәчет эшләп килә. Корбан гаете уңаеннан газета хәбәрчеләре аның нәкъ бишенчесендә - Хәбибулла Ишан исемен йөрткәнендә булып кайтты. “Иртәнге дүрт сәгатьләр тирәсендә авылның һәр төшеннән Аллаһыны олылаган тәкбир тавышлары бер сихри көч булып безне әсир итте дә куйды. Әйе, чын могҗизага эләккәндәй хис иттек үзебезне. Шушы рухи әсирлектә булгангадыр, авылдагы үзәк урамга асфальт салынганны да кайтышлый гына сизеп һәм күреп алдык”, - дип яза газета.

Дүрт тулып ярты сәгать үтүгә бишенче мәчет эче ир-атлар белән тулды. Җыелган халыкны җылы сәламләгәннән соң, 22 яшьлек имам Азат хәзрәт Алимов Коръән йөрәге булган Ясин сүрәсен бик матур укыды. Монысы, аның фикеренчә, халыкка рухи хис иңсен өчен кирәк. Шуннан соң бергәләп иртәнге намазны укыдылар һәм Азат хәзрәт Корбан гаете турында эчтәлекле вәгазь сөйләде. Кояш чыгу белән мәхәллә бәйрәм намазын укуга кереште һәм яшь хәзрәтләре башкаруында Гает хөтбәсен тыңлады. Ә күмәк намаз уку тәкбир белән тәмамланды һәм мәчеттән чыгу көе сафаҗайлылар бер-берсен бәйрәм белән котлады, аннары мәрхүмнәрне яд итәргә каберлекләргә атлады. Шуннан соң гына мөмкинлекләре булганнар кор-бан чалды һәм кунак дәште.

Әйтергә кирәк, бу мәчеттә хәер- садака өч урынга җыелды: мәчеткә, мәдрәсәгә һәм мохтаҗларга.

Азат хәзрәт авыл мәктәбен тәмамлагач, Казан Ислам университетына укырга керә. Хәзер яшь имам Ислам фәннәре факультетының 4 курс студенты. “Беренче остазларым Илдар һәм Ринат Аляутдиновларга зур рәхмәт. Алар мине хак юлга тарттылар, башлангыч дини сабак бирделәр”, - ди Азат хәзрәт.


Сафаҗәйның бишенче мәхәлләсе.

Семочкида бәйрәм репрессия корбаннары мемориаль комплексы янында башланды

Семочкида таң ата башлагач халык Пашат белән ике арада урнашкан репрессия корбаннары мемориаль комплексы янына җыелды. Йөзгә якын семочкилы, тәкбир әйтеп, мәчеткә таба кузгалды. Һәр тыкрыктан берничәшәр кеше кушыла барды, ә хатын-кызлар мәчет алдын-да ирләрне көтте. Халык күплеге хәйран калдырды, әйтерсең, бөтен авыл урамга чыккан. Ислам традицияләренә биредә зур игътибар бирелә.

Семочкида корбан итен өлешләү.

Мәчеттә һәр мөселман садака салды. Намазга керешкәнче, Рәшит хәзрәт Хайретдинов мәхәллә исеменә юлланган котлау телеграммаларын укыды. Рәшит хәзрәт елга якын инде биредә имам булып хезмәт итә. Аны бу вазифага өлкә Диния нәзарәте рәсми билгели һәм Семочки халкы да бу карарны хуплый. Алар тормыш иптәше, Пашат кызы Нәфисә белән шул сәбәпле Мәскәүдән махсус авылга күченгәннәр. Рәшит хәзрәт мулла нәселеннән. Карт әтисе Арибҗан һәм абыйсы Хәмзә үз вакытларында Семочки мәхәлләсен җитәкләгәннәр.

Намаз тәмамлангач, мөселманнар мәрхүмнәрне искә алып хәтем-дога укырга каберлекләргә бардылар, аннары туган-дусларын бәйрәм белән котладылар. Ә кайберәүләрнең корбаннары бар иде. Рәшит хәзрәт белдерүенчә, авылда, егермегә якын сыер һәм дистәләп сарык Корбанга бугазланачак.

Бу көнне Илдар һәм Алсу Хөсәиновлар йортында ике сыер чалынды. Шулай ук Алсу Шамил кызы Сафина да тормыш иптәше Володя белән күптәннән инде Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен сыер чалырга ниятләнгәннәр. Икенче көнне аларның йортында шул уңайдан зур мәҗлес тә узган.

Семочкилы Алсу Сафинаның  корбан сыеры.

Кочко-Пожар мәчете имамына истәлекле медаль тапшырылды

Кочко-Пожар мәчетенә халык, тәкбир әйтеп, иртәнге сәгать җидегә җыелды. Ә моңа кадәр азанчы Аманулла Әминов ике сәгать дәвамында манарадан бөтен авылга яңгыратып тәкбир әйтте, шул рәвешле авылдашларын һәм кунакларны гает намазына чакырып торды.

Күп санлы пожарлылар мәчетнең икенче катында җайланып утырышкач, аларны ислам сәламнәре белән җирле имам Габделхәй хәзрәт Ибраһимов каршы алды, ә кирәкле хәтем-догасын башкаргач, сүзне авыл башлыгы Рөстәм Абдуллинга бирде. Ул, үз чиратында, район хакимияте һәм авыл Советы депутатлары исеменнән барча авылдашларын ихластан Корбан бәйрәме белән котлады, аннары Рафаил Хөсәинов белән күп еллар халыкның рухи ихтыяҗын кайгыртып һәм үтәп килгән имамга Россия мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән истәлекле медаль тапшырды. Шундый ук бүләккә мәчет торышын уңай якка шактый үзгәрткән Ирфан Шаипов белән Нәймә хаҗи Хафизова да лаек булдылар.

Мәчетне тутырып килгән халыктан дүрт тапкыр хәер-садака җыеп алгач һәм мәхәллә кассиры Мирза Айсин исәп-хисап тоткач, пожарлылар сафланып Гает намазын укыдылар.


Кочко-Пожар башлыгы Р.Абдуллин авыл имамын медаль белән бүләкли.

Актукта бәйрәм вәгазен Зиннур Хәсәнов сөйләде

Актукта, Кызыл Октябрь районындагы татар авыллары гадәте буенча, Корбан гаете көнне халык иң баштан зиярәткә җыелды, шунда Коръән-Кәрим укыды һәм дога кылып сафланды да, тәкбир әйтеп мәчеткә кузгалды. Биредә аларны мәчет манарасыннан юллап һәм Гает бәйрәменә чакырып торган Зиннур хәзрәт Хәсәнов каршы алды, ул ук Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинның тәбрикләү сүзләрен җәмәгатькә ирештерде.

Ике рәкәгать Гает намазы һәм Коръән укылгач, дога кылып тәкбир әйтелде, ә мәчет алдында тупланган хатын-кызлар “Амин” дип торды.

 Төп фотода: Кече Рбишча халкы, тәкбир әйтеп, каберлекләрдән мәчеткә таба бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100