news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе Пашат авылы татарлары "Халык мирасы" хисап концерты куйды

"Сезне тамаша кылып утырганда, үзеңне Казанның Галиәсгар Камал театрында төсле хис итәсең”, – дигән бәяләмә бирде концертка район хакимияте вәкиле.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, “Туган як”, Ришат Рамазанов). Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Пашат авылында милли мәдәниятне саклап калуга гына түгел, аны даими рәвештә үстерүгә дә зур әһәмият белән карыйлар, дип яза Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” татар газетасы.

Шушы көннәрдә Пашат авылының тамашачы тулы Мәдәният йортында “Халык мирасы” дип исемләнгән, бай программалы хисап концерты узды. Кичәне авыл имамы Марат хәзрәт Сәлахетдинов белән Мәдәният йорты директоры Заһирә Абдулхалекова алып барды. 

Концерт программасының беренче музыкаль номерында Пашат балалар бакчасының милли киемнәр кигән “Шатыр-ботыр” фольклор төркеме “Без бит татар балалары” исемле җыр белән чыгыш ясады. Авылдашлар җыр һәм биюләр белән беррәттән авыл халкы тормышын чагылдырган сәхнә күренешләре дә әзерләгән иде. Мәсәлән, “Авылдан шәһәргә кунакка килгән карчык” театраль күренешен Заһирә Абдулхалекова, Гүзәл һәм Эльнара Алиәкбәровалар чын артистларча уйнады. “Пашатбикә” фольклор коллективы татар халык җырларына тезмә, якташ җырчы Рәшит Ваһапов истәлегенә багышлап, “Яшьлегем тугае” күренешен сәхнәләштерде. 

Концерт тәмамлануга, алып баручылар нәтиҗә ясау өчен сәхнәгә Кызыл Октябрь районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Максут Яруллин чакырды. Ул пашатлыларның барча авыллар арасыннан алдынгылар сафында булып, милли мәдәниятне саклап калуны мөһим итеп күргәннәре өчен рәхмәт белдерде, хисап концертын югары бәяләде. “Сезнең шундый матур оештырган чараларыгызга һаман сокланам. Сезне тамаша кылып утырганда үземне Казанның Галиәсгар Камал театрында төсле хис итәм”, – диде Максут Яруллин һәм авылның мәдәни тормышына зур өлеш керткәннәре өчен иҗатчыларга Мактау грамоталары тапшырды.

Концерттан соң районның баш агрономы, Пашатта яшәүче Шамил Юсипов та үзенең фикерләре белән бүлеште. “Безнең авылда бит электән үк милли киемнәр, буыннан-буынга тапшырылып килгән традицияләр сакланып килә, авылдашларымның мәдәният учагына сүнәргә бирмәүләренә мин бик шат. Үзешчәннәребезнең сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотуына сокланып туя алмыйм”, – диде Шамил Юсипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100