Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсе Кочко-Пожар мәчете азан әйтүчесен юбилее белән котладылар
Ул “Рухи бердәмлек өчен” медале белән бүләкләнде.
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсе Кочко-Пожар мәчете азанчысын Аманулла абый Аминовны 85 яше уңаеннан Россия мөселманнары Мөфтиләр советының “Рухи бердәмлек өчен” медале белән бүләкләнде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Юбилярны өлкә Диния нәзарәте һәм Сергач, Спас һәм Кнәген районнары баш имамы Марат хәзрәт Салахетдинов дә үз исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук дин юлында озак еллар дәвамында куйган игелекле хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм хөрмәтле юбилярга Коръән тапшырды.
Авыл мәчете ашханәсендә олуг юбиляр хөрмәтенә балалары тарафыннан корылган аш табыны артында элекке “Авангард” колхозының тәҗрибәле тимерчесен, хөрмәтле хезмәткәрен, оста калайчы һәм пайкалаучы буларак дан-абруе тирә-як авылларга да таралган Аманулла абыйны шулай ук авыл администрациясе башлыгы, “Туган як” һәм “Татар радиосы” җитәкчеләре, туганнары, якыннары кайнар котладылар, изге теләкләрен юлладылар.
Аманулла абый хатыны Рауза апа белән 62 ел бергә яши һәм шул дәвердә аларның гаиләсендә гел җылы мөнәсәбәтләр генә хөкем сөрә. Алар кабызган гаилә учагы тагын озын-озак еллар бала-оныкларына җылы өләшеп, яктылык чәчеп янсын иде. Аманулла абый якыннары өчен генә түгел, ә Кочко-Пожар бар халкы өчен үрнәк гаилә башлыгы, үз һөнәренең остачы һәм авылның хөрмәтле аксакалы булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз