Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород боксчысы Дамил Шәрәфетдинов «Матч ТВ» кубогында уңышлы чыгыш ясады
19 яшьлек Шәрәфетдинов суперавыр үлчәү категориясендә көрәшә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар егете Дамил Шәрәфетдинов бокс буенча «Матч ТВ» Кубогында яхшы чыгыш ясаган. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайты хәбәр итә.
«Нижгар татары Дамил Шәрәфетдиновны бокс буенча „Матч ТВ“ Кубогында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм спорт карьерасында яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз!» — диелә хәбәрдә.
Турнир Сочида уза. Дмитрий Бивол командасы боксчысы Дамил Шәрәфетдинов 91 килограммнан югарырак — суперавыр үлчәү категориясендә Солтан Ибраһимов командасы боксчысы Шиһабетдин Алиев белән көрәште. 19 яшьлек Шәрәфетдинов дүрт раунд нәтиҗәләре буенча 39-37 исәбе белән җиңү яулады.
«Түбән Новгородта якыннарым һәм гаиләм телевизор каршында утыруын беләм. Турнирда җиңеп, аларга бәйрәм бүләк итәсем килде», — диде Шәрәфетдинов соңыннан «Матч ТВ» телеканалы эфирында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз