news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород балалары Татарстан лагерьларында ял итә

Кызганычка, әлегә ата-аналарның барысы да балаларны бу лагерьларга җибәрергә әзер түгел, яки балалар үзләре кызыксынмый.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Ел саен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләрдә яшәүче балаларга республиканың татар теле буенча сөйләм практикасы булган профильле лагерьларында бушлай ял итү мөмкинлеге бирә. Июньдә биш бала бушлай лагерьда, ә икесе түләүле нигездә «Идел» яшьләр үзәгендә ял иткән.

Хәзерге вакытта Түбән Новгород өлкәсеннән өч бала «Дуслык» профильле лагеренда ял итә. «Смена кызыклы узды. Иртән зарядка, көндез татар теле дәресләре, ә кич иҗади кичәләр булды. Төрле шәһәрләрдән татар кызлары һәм малайлары белән таныштык», — дип сөйләде сменада ял иткән балалар.

19 июльдән шундый ук күңелле хисләр Түбән Новгород һәм Дзержинскидан тагын биш яшүсмерне көтә.

Августта тагын биш бала ял лагерьларының берсенә барачак, алар да шулай ук түземсезлек белән смена башланганын көтә. Әмма, кызганычка, әлегә ата-аналарның барысы да балаларны бу лагерьларга җибәрергә әзер түгел, яки балалар үзләре кызыксынмый. Безнең мәдәният, тарих һәм телгә битараф булмаган яшүсмерләр, кече мәктәп укучылары булуы куандыра.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100