news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород авылларында “Мулла” кинофильмын күрсәткәннәр

Зур Рыбушкино, Семеновка, Сафажай һәм Уразавыл авылында яшәүчеләр дә “Мулла” кинофильмын караган.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). 16 майда Новгород өлкәсенең Сергач мәдәният һәм ял үзәгендә татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән “Мулла” кинофильмы тәкъдим ителгән. Бу турыда Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәсе сайтында хәбәр ителә.

17 майда әлеге фильмның баш режиссеры һәм герое Рамил Фазлыев, “Татаркино” оешмасының кинофестивальләр һәм кино чараларын оештыру бүлеге методисты Фәридә Зиннәтова “Туган як” газетасы редакциясендә кунакта булган.

Әлеге фильмны Зур Рыбушкино авылында да күрсәткәннәр. Семеновка, Сафажай һәм Уразавыл авылында яшәүчеләр дә “Мулла” кинофильмын караган.

news_right_1
news_right_2
news_bot